Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды. Район башлыгы учреждение һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән бүгенге көндә актуаль мәсьәләләр турында сөйләште. “Халыкның мәшгульлек үзәге” ДКУ директоры Мөхәммәдиева Елена Николаевна хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 76 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган. Теркәлгән эшсезләр санының артуы күзәтелми. Киңәшмә барышында шулай ук шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.