Менделеевск ишегалларында кече архитектура формалары урнаштыралар

2020 елның 26 июне, җомга

Кече архитектура формаларын урнаштыруга Татарстан, 17, Бурмистров ур., 15 һәм Чоловский ур., 3 адреслары буенча урнашкан ишегалларында керешкәннәр.

«Бондюжский» һәм «Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәләренең откан грантлары кысаларында Менделеевск ишегалларында яңа уен элементлары барлыкка килде. Спорт-уен комплексларын урнаштыруга 1 206 000 сум акча бүлеп бирелгән. Башкарма комитетта хәбәр итүләренчә, «Бондюжский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә спорт-уен элементлары 9 ишегалдында, ә «Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә ике ишегалдында урнаштырылачак.

Чоловский ур., 3 нче йорт ишегалдында турник урнаштырылган, анда хәзер балалар физик яктан шөгыльләнә һәм үсеш ала. Менделеевскида барлыгы 32 МАФ урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International