Янгын вакытында баланың үз-үзен тотышына бәйле күп кенә вакыйгаларны анализлау балаларның пассив-саклану реакциясе аерылып торуын күрсәтә: бала янган йорттагы куркудан карават астына, шкаф яки башка аулак почмакка яшеренгән, китү яки ярдәмгә чакыру урынына. Балаларга аңлатыгыз: бу бик куркыныч, чөнки төтен эчендә янгын сүндерүчеләргә аларны табу бик кыен булачак.
Балаларның ут белән саксыз эш итүдән янгыннарны кисәтү чаралары:
1.Шырпы, кабызгычларны күз алдында калдырмаска
2.Балаларга шырпы, зажигалка, тәмәке сатып алырга рөхсәт итми
3. Балаларның буш вакытларын ничек үткәрүләрен, нәрсә белән кызыксынуларын, аларны буш вакытны үткәрүдән читләштерүләрен күзәтеп торырга
4.Балаларны караучысыз калдырмау
5. Балаларга Мич ягуын һәм җылыту приборларын күзәтеп торырга, газ приборларыннан файдаланырга ышанмаска
Балалар белән бергә янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнегез, аларны гаилә белән кабатларга онытмагыз. Балалар һәрвакыт коткару хезмәтенең телефонын хәтерләсеннәр - 01, 101 яки 112