26 нчы июнь — наркомания белән көрәш көне. Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны онлайн рәсем конкурсына катнашырга чакырган иде. Алар үзләре ясаган рәсемнәр аша, наркоманиягә карата фикерләрен чагылдырганнар. Әлеге афәтне бала вакыттан ук аңлап үсүләрен телибез, сәламәт яшәү рәвеше алып бару- бәхеткә бер адым.





