Песәй авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренең гражданлык бурычларын үти.
Президент В.В. Путин Указы белән РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльгә билгеләнгән, әмма участокларны элегрәк — 25 июньнән башлап, гражданнар җиде көн дәвамында тигезрәк тавыш бирә алсын өчен, ачарга дигән карар кабул ителгән.
№ 1928 участогында барлык куркынычсызлык чаралары үтәлә. 26 һәм 27 июньдә комиссия әгъзалары Куразово, Тукай һәм Татар Сарсазы халкы өчен күчмә тавыш бирү оештырдылар.
28 июньдә Конституциягә төзәтмәләр өчен авыл мәдәният йорты бинасында тавыш бирергә мөмкин иде. Авыл халкына керү юлында тән температурасын үлчәделәр, битлекләр, перчаткалар һәм ручкалар белән тәэмин иттеләр.