Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты.
«Һәркемне Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирергә чакырам. Конституция – безнең дәүләтнең нигезе, дип ышанам. Әгәр фундамент ныклы булса-йорт озак торырга һәм анда яшәргә уңайлы булачак. Яңа төзәтмәләр илебезне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россияне социаль дәүләт буларак характерлый. Россиянең һәр халкына туган телне саклау хокукын беркетүче төзәтмәне аерым билгеләп үтәм, бу күпмилләтле Россия халкы өчен бик мөһим», – диде Когогина.
Сайлау участокларында тавыш бирү 2020 елның 1 июленә кадәр җирле вакыт буенча барачак. Үз участогыңны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында, «Госуслуги» порталындагы шәхси кабинетта яки 8-800-200-00-20 бушлай телефон номерына шалтыратып табарга була.