РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү дәвам итә

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Әйтергә кирәк, тавыш бирүдә зур игътибар бирелә торган куркынычсызлык чаралары тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Керү юлында тавыш бирүдә катнашучыларның барысы да температураны контактсыз үлчиләр, шәхси саклану чаралары һәм бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирелә. Шулай ук көн дәвамында сайлау участоклары биналары дезинфекцияләнә.
Моннан тыш, өйдә яки йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирергә мөмкин. Барлык күрелгән чаралар да кешеләр арасында элемтәне минимумга киметә.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары һәр көнне 8: 00 дән 20: 00 гә кадәр ачык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International