Районның Иҗтимагый советы рәисе Марат Зарипов үзенең гражданлык позициясен белдерде һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча сайлауларда катнашты.
Зарипов фикеренчә, бөтенхалык тавыш бирүенә бару — һәркемнең бурычы. Чөнки гражданнарның активлыгына аларның тормышы һәм алга таба үсеше бәйле.
Исегезгә төшерәбез, Марат Мисхәт улы Зарипов районның Иҗтимагый советы рәисе булып 2015 елдан бирле эшли һәм Тихоново авыл җирлеге депутаты хокукларында иҗтимагый эшчәнлек алып бара.