Район башлыгы Валерий Чершинцев 1904 нче участокта РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. "Менделеев яңалыклары"язалар.
— Безнең барыбыз өчен дә хәзерге вакытта районда яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә тотрыклылык һәм уңайлы яшәү шартлары мөһим дип саныйм. Шуңа күрә бүген РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашам, - диде В.Чершинцев.
Сайлау участогында хезмәткәрләр махсус саклагыч халатлар һәм битлекләр киделәр. Бина социаль дистанцияне үтәү өчен кызыл тамга белән җиһазландырылган, кулларны һәм башка әйберләрне зарарсызландыру өчен антисептиклар бар.
Исегезгә төшерәбез, Менделеевск районында тавыш бирү 39 сайлау участогында оештырылды. Барлык участоклар да бүген, 1 июльдә, соңгы көнне 8дән 20 сәгатькә кадәр эшли.