2020 елның 1 июлендә Россиядә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча соңгы тавыш бирү көне тәмамланды. Менделеевск муниципаль районы буенча барлык сайлаучыларның 90,4% ы килгән. Тавыш бирүчеләрнең 86% ы РФ Конституциясендәге үзгәрешләрне хуплады.
Менделеевск районы буенча барлыгы 39 сайлау участогы эшләде, аларда барлык кирәкле куркынычсызлык чаралары башкарылды. Шулай ук йорт яны территорияләрендә һәм, турыдан-туры, өйдән тавыш бирү мөмкинлеге дә оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, алдан тавыш бирү процедурасы 25 июньдә башланды, 1 июльдә Төп тавыш бирү көне дип игълан ителде.