Быел Сабантуй онлайн режимда узачак

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

"ТНВ" каналы Сабантуйга махсус әзерләнгән иде, ул 2020 елда онлайн-форматта узачак. Бу хакта «Татар-информ»МА яза.

Иртәнге 7дә «Яңа Миннән-сәлам»программасында котлаулар карагыз. 

11.30 да тамашачыларга «Татарлар»программасында бөтен дөнья буйлап узган Сабантуйлар күрсәтеләчәк. 

Сәгать 12дә мәдәният институтының ЮХИДИ белән берлектә бәйрәм концерты трансляциясе.

14.30 сәгатьтә «Халкым минем» программасында Азнакай районында узган ел Сабантуйның ничек узганын карагыз.

Ә 15 сәгатьтә Казан ипподромында узачак концерт күрсәтеләчәк.

Узган еллардагы Самара Сабантуе «Халкым минем» программасында 17 сәгатьтә, ә 18.00 дә Новосибирскида узган елгы Федераль Сабантуйда күрсәтеләчәк.

20.30 сәгатьтә Эстониядә узган 2019 елгы Европа Сабантуен карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International