Тарих көне. 1944 елның 3 июле

2020 елның 3 июле, җомга

1944 елның 3 июлендә Бөек Ватан сугышы вакытында «Багратион» операциясе барышында Совет гаскәрләре Минскны немец-фашист илбасарларыннан азат итәләр. 1944 елның 29 июненнән 4 июленә кадәрге чорда Кызыл Армия көчләренең немец гаскәрләренә каршы Минск һөҗүм итү операциясе үткәрелә, ул «Багратион» Белорус операциясенең состав өлеше булып тора (1944 елның 23 июне – 29 августы). Минск операциясе барышында I, II һәм III Белоруссия фронтлары көче белән i Балтыйк буе фронты ярдәме белән Белоруссия башкаласы азат ителә. Минск көнбатыш юнәлештә алманнар оборонасының мөһим стратегик узелы булып тора.

Йөзләгән бондюгалылар Белоруссияне азат итү өчен сугыштылар, шул исәптән Февральев Александр Тимофеевич, Кучин Иван Николаевич, Майский Иван Федорович, Ахунҗанов Фәйзрахман Илдархан улы, Мещихин Матвей Андреевич, Кобелев Григорий Васильевич, Колпаков Александр Иванович, Кузнецов Виктор Алексеевич, Дусманов Владимир Ильич, Козлов Александр Васильевич, Сәйфуллин Кашап һәм башкалар.

Туган якны өйрәнү музее

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International