«Өмет яры» КЦСОНда «Татарстан Республикасының күренекле даталары» дәресе үткәрелде

2020 елның 3 июле, җомга

Социаль хезмәтләр алучы балалар өчен дәрес WhatsApp мобиль кушымтасы аша видеоэлемтә режимында узды, дип хәбәр итәләр "Менделеевск яңалыклары".

«Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында дәрес үткәрделәр.

Балалар безнең республика өчен мөһим даталар, мәсәлән, Рөстәм Миңнехановның ТР Президенты вазыйфасына керешү датасы турында тулырак мәгълүмат алдылар.

Бүлек белгечләре белән бергә яшүсмерләр Татарстан башкаласының Универсиада узган Россия тарихындагы беренче шәһәр булуын, Казанның Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулавын, ә мондый ярышларның Россиядә беренче тапкыр узуын искә төшерделәр.

Балалар зур кызыксыну белән белгечләр әзерләгән презентацияне карадылар, куелган сорауларга җавап бирделәр һәм ахырда безнең төбәк – иң яхшысы дип таныдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International