Имтихан үткәрү пункты булып өченче мәктәп торды. Сынауларда барлыгы 11 аудитория катнаша. Аларда видео күзәтү урнаштырылган. "Менделеев яңалыклары"язалар.
Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Эльвира Гыймазетдинова сүзләренә караганда, районда төп чорда БДИ үткәрүгә җәлеп ителгән белгечләр саны 66 кеше тәшкил итә. Бу исемлеккә техник белгечләр, оештыручылар аудиториядә һәм аннан читтә, Дәүләт имтихан комиссиясе әгъзалары керә. Моннан тыш, сынау вакытында биш медицина хезмәткәре эшли. Алар мәктәпкә кергәндә барлык катнашучыларның да контактсыз термометриясен үткәрәләр һәм аларны имтиханга юл куярга мөмкинме икәнлеген билгелиләр.
«Барлык оештыручылар һәм җәмәгать күзәтүчеләре битлек һәм перчаткаларда булырга тиеш. Һичшиксез, барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә. Имтиханнар алдыннан биналарны дезинфекцияләү, антисептик чаралар белән дозаторлар урнаштырылган. Катнашучылар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанцияне үтәү тәэмин ителгән", - дип ассызыклады Гыймазетдинова.