1944 елның 8 июлендә СССР Югары Советы Президиумы «Ана-героиня» дигән мактаулы исем һәм орден, шулай ук өч дәрәҗәле «Материнская слава» һәм ике дәрәҗәдәге «Медаль материнства» орденын гамәлгә куя.
"Ана-героиня" исеме һәм ордены 10 бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бүләк сыйфатында кертелде (шул ук вакытта соңгы баланың яше 1 елдан да ким булмаска тиеш, калган 9 һәм аннан да өлкәнрәк балалар исән булырга тиеш).
«Материнская слава» ордены белән шундый ук шартларда 9-7 бала анасы, ә «Ана медале» белән 6 һәм 5 бала бүләкләнде. Йөзләгән бондюж хатын-кыз аналар батырлыгы өчен хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнде. Бүген «Знамя Октября» газетасында 1960 елның 3 гыйнварындагы язмалар ярдәмендә без аларның исемнәрен укый алабыз.
Туган якны өйрәнү музее