Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды.
Киңәшмә барышында Совет аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров контроль хатларны үтәү нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. БДИ үткәрүнең барышы турында “Мәгариф идарәсе” МКУ башлыгы Илбар Таһиров сөйләде. Роспотребнадзор тәкъдим иткән имтиханда барлык куркынычсызлык чаралары тулысынча тормышка ашырыла.
Шулай ук контроль йөкләмәләрне үтәү, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча, сукбай этләрне аулау, объектларны капиталь ремонтлау, шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.