Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева рәислегендә онлайн режимында көндәлек иртәнге планерка узды.
Киңәшмә барышында төрле мәсьәләләр каралды. Социаль яклау бүлегенең эше турында Менделеевск районы буенча социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фаина Козырева сөйләде. Бүгенге көндә "Камские зори" балалар приютына 31 бала кабул иткән.
16 июльдә үткән яшен нәтиҗәләре турында "Нептун" ИК ҖЧҖ директоры Руслан Сәйфуллин сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә гадәттән тыш хәлләр турында хәбәрләр килмәгән. Эшләр гадәти режимда алып барыла.
Шулай ук терлек азыгы әзерләү, контроль йөкләмәләрне үтәү һәм шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре дә күтәрелде. Барлык әйтелгән сораулар да контрольгә алынды.