Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә атналык йомгаклау планеркасы булып узды.
Киңәшмә барышында "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча да контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.
Шулай ук этләрне тоту буенча «Ангел бережет» табигатьне һәм хайваннарны саклау хәйрия фонды тарафыннан алып барылган мәсьәләләрне дә карадылар. Менделеевск районында барлыгы 35 эт азыкланган һәм эшкәртелгән.
Моннан тыш, балаларның җәйге ялы һәм БДИның беренче нәтиҗәләрен карадылар.