Хакимияттә Район Башлыгы Валерий Чершинцев авыл җирлекләре башлыклары белән чираттагы киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә авыл җирлекләрендә оператив хәлләр буенча мәсьәләләр каралды. Узган атнада барлыгы төрле характердагы 11 хәбәр килде. Шулай ук 2020 елның 20 июленнән 15 сентябренә кадәр районда "Уңыш" күзәтчелек-профилактик операциясе бара, аның кысаларында авыл хуҗалыкларында урлаулар профилактикасы үткәрелә.
Шулай ук Менделеевск районы авыл җирлекләрендә төрле торак-коммуналь эшләр буенча сораулар каралды: счетчиклар пломбировкасы, колонкаларны ремонтлау, өзеклекләрне бетерү, скважиналар ремонты һәм башка эшләр.
Киңәшмә барышында шулай ук авыл җирлекләреннән зур габаритлы чүп чыгару турында да хәбәр иттеләр. Узган атнада Иске Гришкино авылыннан барлык зур габаритлы чүп-чар чыгарылды.
Моннан тыш, район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын киләсе уку сезонына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, авыл җирлекләренең төрле проблемалы мәсьәләләрен карадылар.