21 июльдә район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә гражданнарны борчыган төрле проблемалар каралды. Шулай итеп, Ижевка авылында җир кишәрлеген рәсмиләштерү, шулай ук гараж җәмгыяте белән «Чулман»базары артындагы заправка станциясе арасындагы юлны ремонтлау мәсьәләсе каралды.
Мөрәҗәгатьләрнең төп кыенлыклары һәм аларны хәл итү мөмкинлеге тикшерелде. Барлык сораулар да контрольгә алынды.