Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру өчен түләүле ял көне бирү турында мөһим карар кабул итте

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Думасы РФ Хезмәт кодексына 40 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк гражданнарга диспансеризация үтү өчен ел саен ял көне бирү турындагы төзәтмәләрне өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина үзгәрешләргә аңлатма бирде:

«Без гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм гомер озынлыгын арттыруга ярдәм итүче Законны кабул иттек. Медицина тикшерүен даими рәвештә узарга кирәк, бигрәк тә билгеле бер яшьтән соң. Эш бирүче ел саен хезмәткәргә диспансеризация узу өчен өстәмә түләүле ял көне тәкъдим итәргә тиеш булачак. Бу карарны мөһим, гадел һәм үз вакытында дип саныйм".

40 яшькә җиткән хезмәткәрләр, сәламәтлек саклау өлкәсендә законнарда каралган тәртиптә диспансеризация узганда, елга бер тапкыр эштән азат ителергә хокуклы. Диспансерлаштыру фактын документлар белән раслау өчен хезмәткәргә сырхауханәдән белешмә бирергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International