Татарстанда «Милли проектлар: Татарстан 2020» фотоконкурсы дәвам итә.

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

2020 елның 1 июненнән 20 декабренә кадәр республикада “Милли проектлар: Татарстан 2020” фотоконкурсы үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте. Иң яхшы эшләр басма һәм электрон республика массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылачак, шулай ук Татарстанда күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк. Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «ЗА» тавыш бирәбез; «Элек юк иде»; «Кунакка чакырабыз»; «Карар бар»; «Туры караш»; «Объективта - балалар»; «Республика иминлеге өчен, һәркем мәнфәгатендә». Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә була: (843) 238-58-79, 292-15-33, e-mail: natsproekty.konkurs@mail.ru. «Татарстан милли проектлары - 2020» Республика фотоконкурсының муниципаль этабы турында нигезләмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International