Районда җәяүлеләргә өстенлек бирмәү буенча хокук бозуларны профилактикалауга юнәлдерелгән профилактик чара уза.
2020 елда Менделеевск районында җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. ЮТҺ нәтиҗәсендә җәяүле алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләргә өстенлек бирмәү буенча хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән ункөнлек үткәрә.