27 июльдә 8:00 дән 11:00 гә кадәр салкын су сүнәчәк, дип хәбәр итә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты. Су сүндерү хәбәре буенча «Аммоний» АҖ территориясендә ЛЭП саклау зонасын чистарту планлаштырылуы белән бәйле. Шуңа бәйле рәвештә Менделеевскига эчәргә яраклы су бирү туктатылачак.