Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кризиска каршы чаралар турында фикер алышу буенча кредит оешмалары вәкилләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә район башлыгы Валерий Чершинцев, шулай ук икътисад бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин катнашты.
Видеоконференция барышында Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган эшкуарларга ярдәм чаралары турында хәбәр ителде. Аерым алганда, хезмәт хакын түләүгә еллык 0% лы продуктлар, шулай ук коронавирус инфекциясе таралган чорда аеруча зыян күргән эшкуарлар эшчәнлеген яңадан торгызуга еллык 2% лы кредит продукты турында сөйләнде. Әлеге продукт буенча төп шарт - предприятиеләр хезмәткәрләренең санын саклап калу. Әлеге шартны үтәгәндә кредит дәүләт тарафыннан түләнә.
Банкларның кредит продуктларыннан "Минем салым" кушымтасында үз керемнәрен рәсми рәвештә чагылдыручы үзмәшгуль гражданнар да файдалана ала. Исегезгә төшерәбез, 2020 елда үзмәшгуль гражданнарга 2019 елда түләнгән һөнәри керемгә салым кире кайтарыла һәм 12 130 сум күләмендә салым капиталы бирелә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ярдәм чараларын алу мәсьәләләре буенча эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә 2-79-49 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар.