26 июльдә сугышчы-интернационалистларга мемориал янында Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чара узды. Чәчәкләр салуда флотта хезмәт иткән менделеевчылар катнашкан. Шулай ук мемориал янына чәчәкләр башкарма комитет вәкиле Сергей Метальников һәм хәрби комиссар Сергей Залуженко да салдылар. Әйтергә кирәк, Менделеевск районында флотта хезмәт иткән 270дән артык кеше яши. Бәйрәм хөрмәтенә шулай ук җирле артистлар катнашында зур булмаган концерт программасы да узды.