Әлфия Когогина: Россия мәктәпләренең дистанцион укуга тулысынча күчүе планлаштырылмый

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина мәктәпләрдә уку процессының тулысынча дистанцион форматка күчүе турында имеш-мимешләр җиткерде.

Искәртеп узабыз, май аенда Дәүләт Думасына дистанцион укытуны оештыру кагыйдәләре турында закон проекты кертелде, бу, үз чиратында, мәктәпләрнең онлайн-форматка тулысынча күчү мөмкинлеге турында имеш-мимешләр уятты. 

Әлфия Когогина сүзләренә караганда, бүгенге көндә мәктәпләрдә дистанцион укуга тулысынча күчү турындагы закон юк. Әмма мәктәпләрдә онлайн-укыту мөмкинлеге булырга тиеш. Мәктәп учреждениеләре, беренче чиратта, нинди дә булса тормыш шартлары буенча яки сәламәтлеге буенча мәктәпкә йөри алмаган укучылар өчен, дистанцион укыту формалары эшләргә хокуклы. 

Әлегә төп уку процессының мәктәп белемендә күчү планнары юк.

- Мин педагоглар һәм укучылар арасында җанлы аралашуны берни дә алыштыра алмаячагына ышанам, - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International