Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә иртәнге планерка булды.
Киңәшмә барышында район тормышының мөһим темалары турында фикер алыштылар. Узган чаралар, контроль йөкләмәләрне үтәү буенча сораулар каралды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Менделеевск муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева 5 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә билгеләнгән азык – төлек җыелмаларының керүе турында хәбәр итте.
Шулай ук 30 августка билгеләнгән шәһәр көне датасын да карадылар.
Күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә контрольгә алынды.