«Безнең киләчәк» фонды «Социаль эшкуар – 2020»проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Финанслау алырга исәп тоткан эшкуарлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар үз гаризаларын 2020 елның 7 августына кадәр җибәрергә тиеш.
«Социаль эшкуар» конкурсы – түләүләрне кичектереп тору мөмкинлеге белән 2дән 40 млн сумга кадәр процентсыз займ рәвешендә финанс ярдәме алучы проектларны сайлап алу буенча «Безнең киләчәк» фондының төп механизмы. Фонд эшләгән 12 ел эчендә Россиянең 58 регионыннан 254 проект хупланды, аның гомуми суммасы 653,2 млн.сум. 2019 елда Татарстан Республикасыннан 3 проект 6 млн. сумнан артык акча җәлеп ителгән. Фонд тарафыннан ярдәм ителгән эшмәкәрләр борынгы производстволарны торгызалар, инвалидларны һәм өлкәннәрне эш белән тәэмин итәләр, балалар бакчалары һәм медицина үзәкләре ачалар, калдыкларны эшкәртү белән шөгыльләнәләр.
Тулырак http://konkurs.nb-fund.ru/