Менделеевск балалар поликлиникасы капремонттан соң үзәк район хастаханәсе бинасына күчәчәк

2020 елның 1 августы, шимбә

Эшләр өчен өч миллион 800 мең сум акча бүлеп бирелгән. Генераль подрядчы - «Строитель»ҖЧҖ. Электромонтаж һәм бизәү эшләре бара. Үзгәрешләр объектның фасадына да кагылачак.

Дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары Нияз Гайнетдинов табиблар кабул итү бүлмәсе җиһазландырылачак, сабыйларны ашату өчен бүлмә һәм уен бүлмәсе барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте. Кечкенә балаларга яхшы колясочная оештыралар.

- Ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Тиздән безнең яшь пациентлар һәм табиблар өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырылачак, - диде Нияз Наил улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International