Анда «Мин Бәзәкәне яратам» дигән язу һәм авыл гербы сурәтләнгән. Төнлә стелла яна. Әйләнештә Илгиз белән Ясминә исемнәре язылган, туйның 35 еллыгы уңаеннан. - Мин Бәзәкә авылыннан. Үземнең авылымны бик яратам, шуңа күрә авыл хакына эшләргә әзер, - дип сөйләде И.Гыйззәтуллин. Проектка һәм конструкция ясауга бер атна вакыт китте. Туганнар бу идеяне хуплады.