8 нче август - физкультурниклар көне. Песәй мәдәният йорты китапханә белән берлекттә, бу көнне сәламәт яшәү рәвешенә битараф булмаучылар өчен, велосипед ярышлары уздырды. Ярышта катнашучылар күп булмаса да, аларның төрле яшьтә булулары сөендерде. Балалар бакчасына йөрүче нәниләр, мәктәп укучылары, студент егетебез Рәзил һәм өлкәннәр - барысы да бик теләп катнаштылар. Җәйнең чираттагы көне күңелле генә үтеп китте.
.jpg)
.jpg)