11 нче августта Тойгуҗа китапханәсе татар һәм башкорт әдәбиятларының классик язучысы – күренекле шагыйрь һәм драматург, публицист Мәҗит Гафуриныҗ тууына 140 ел тулу уңаеннан “Ул халык һәм милләт өчен язган” дигән китап күргәзмәсе оештырды.
Китапханәче көн дәвамында китап укырга килүчеләрне күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Китап укучылар арасында шагыйрьнең кайбер шигырләрен, мәсәлләрен укып күрсәтүчеләр дә табылды, шулай ук китапханәче Сафина А.А. “Кара йөзләр“ повестенң эчтәлеге белән таныштырып, әсәрдән өзек тә укып күрсәтте. Күргәзмәдән язучының иҗаты белән кызыксынучы бер укучы ”Сайланма әсәрләр” китабын укырга да алды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)