Аралашу сәгате “Әй, коймагы, коймагы”

2020 елның 14 августы, җомга

12 нче августта Тойгуҗа авылы китапханәсе “Татар халык ашлары” китапларына күзәтү ясап “Әй коймагы, коймагы” дип аталган аралашу сәгате үткәрде.

Китапның “Чәй ашлары” бүлегеннән коймакның төрләре, аны пешерү рецептларына күзәтү ясадылар. “Әче камырдан бодай коймагы“ рецепты буенча әзерләнгән камырдан янып торган кайнар мичтә коймак пешерделәр.  Татар халкының милли ризыгы – чәкчәк, яңа аертылган бал һәм сөт өсте белән бизәлгән табын һәркайсының  күңеленә хуш килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International