Р.Р. Габдрахманов ИП Тихоновка авыл җирлеге территориясендә үз эшчәнлеген алып бара. Агымдагы елның 1 августына хуҗалыкта 1260 баш дуңгыз бар, 7 айда 505 баш дуңгыз үрчетелгән. Барлыгы 1121 центнер дуңгыз ите үстерелгән, дуңгызлар тере үлчәмдә - 1322 центнер сатылган. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, бу елның көзендә дуңгызлар симертү өчен тагын бер корпус файдалануга кертү планлаштырыла. Валерий Чершинцев шулай ук Смирнов А.М. КФХында булды, анда ул 600 башка исәпләнгән яңа ферма төзелешенең барышы һәм 1500 тоннага кадәр ашлык склады төзүнең барышы белән танышты.