Хөрмәтле сайлаучылар! Сезне сайлауларга чакырабыз!

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

11, 12, 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм Менделеевск шәһәр советына һәм авыл җирлекләре Советларына муниципаль сайлаулар узачак.

Бу республика һәм безнең район үсешен якындагы 5 елга билгели торган зур сәяси вакыйга. Барыгызны да тавыш бирүдә актив катнашырга чакырабыз. Үзенең конституциячел хокукыннан файдаланыгыз, тавыш бирүдә катнашыгыз һәм үзегезне сайлагыз.

11, 12, 13 сентябрьдә сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк

Җитди сәбәпләре булган өйдә тавыш бирергә теләүчеләр өчен телдән яки язмача (шәхсән яки берәр кеше аша) көн саен 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (ләкин 13 сентябрьнең 14.00 сәгатеннән дә соңга калмыйча) участок сайлау комиссиясенә тавыш бирү вакытын һәм датасын килештерү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өйдә тавыш бирү өч көн дәвамында, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, «контактсыз» үткәреләчәк. 

Участок сайлау комиссияләре кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тәкъдимнәре нигезендә тавыш бирүне оештыралар.

Сайлаучы шәхсән үзе тавыш бирә!

Үзегез белән паспорт алырга онытмагыз!

Сезне сайлауларга чакырабыз!

Үзегезнең сайлау хокукыгыздан файдаланыгыз!

Сезнең тавыш мөһим!

 

ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ 

МЕНДЕЛЕЕВСК РАЙОНЫ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International