Ашыгыч ярдәм машиналарын Татарстанның алты хастаханәсе алды

2020 елның 11 сентябре, җомга

Алар арасында Казан һәм Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме станциясе, Балтач, Кама Тамагы, Питрәч һәм Менделеевск районнарының үзәк район хастаханәләре бар. "Менделеев яңалыклары"язалар.

Алты табибка яңа автомобиль ачкычларын ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды, дип яза «Татар-информ»МА. 

Л. Фазлыева хәбәр иткәнчә, автомобильләр кергән хастаханәләр автопаркның тузганлыгыннан һәм транспортка булган ихтыяҗдан чыгып сайлап алынган.

Барлык машиналар да илебездә җитештерелгән заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Алар табиб бригадалары тарафыннан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, пациентларның торышын транспортлау һәм мониторинглау һәм госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапияне үткәрү өчен кулланылалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International