Ул бишенче тапкыр булачак. "Менделеев яңалыклары"язалар.
Инде бишенче тапкыр «Татарча диктант» татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак, дип яза «Татар-информ» МА, оештыручыларга сылтама белән.
Диктант 26 сентябрьдә барлык теләүчеләр дә яза ала. Башлана сәгать 11дә.
Оештыручылар Татарстан, Россия һәм чит ил кешеләре өчен татар язучылары әсәрләреннән өч төрле өзек әзерләгән иде. Татарстаннан килгән катнашучылар Ибраһим Гази тексты буенча диктант язачаклар. Россия төбәкләрендә татар язучысы Нәби Дәүлинең танылган әсәрләреннән өзек язачаклар, чит ил кешеләре Афзал Шамов иҗаты белән танышачаклар.
Диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, Россия төбәкләре өчен — «ТНВ» телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен — Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил исемендәге премия иясе Филүс Каһиров укыячак.
Быел дөньяда коронавирус пандемиясе аркасында диктант онлайн форматында «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета»телеканалларында узачак.