2020 елның 22 сентябрендә Менделеевскида Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә алкоголь базарындагы хәлләрне җайга салу буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Икътисад, Сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге, Менделеевск районы Башкарма комитетының сәүдә бүлеге вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә 2020 елның 8 аенда алкогольле продукцияне сату, ялган алкогольле продукцияне сату һәм сатуны туктату, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен контрольдә тоту, тартып алу, административ йогынты чаралары күрү, авыл торак пунктларын лицензияле сәүдә объектлары белән тәэмин итү, районның сәүдә объектларына алкогольле продукция һәм сыра белән тәэмин итү турында фикер алыштылар. Проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде.