22 сентябрь көнне Бәзәкә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” н тапшыру өчен авыл китапханәчесе Ф.Бәшәрова “Бай тарихлы Татарстан” исемле мәдәни дәрес үткәрде.
Бу чарада китапханәче Республиканың төп символлары, истәлекле урыннары, мәдәни һәйкәлләре, күпмилләтле халкы, милли бәйрәмнәре турында сөйләде, ТАССРның 100-еллыгы уңаеннан балалар өчен нәшер ителгән китаплар белән таныштырды, көндәлекне тутыру, куллану буенча аңлатмалар бирде. Чара соңында балаларга көндәлекләр тапшырылды.