Район башлыгы Валерий Чершинцев Өлкәннәр айлыгы кысаларында «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы белән очрашты

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

23 сентябрь көнне 1 нче гимназиядә район башлыгы Валерий Чершинцев «Карповец» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы белән Өлкәннәр айлыгы кысаларында очрашты.

Район башлыгы һәм активистлар көн кадагындагы темаларга сөйләштеләр, халык районның үсеш планнары һәм перспективалары турында белде.

Җыелучылар өчен мәктәп укучылары катнашында зур булмаган концерт программасы оештырылган иде.

Пенсионерлар берлеге МБ рәисе Лариса Кривилева Өлкәннәр айлыгы кысаларында планлаштырылган чаралар турында сөйләде, 8 ай эчендә Берлек әгъзаларының саны 455 тән 534кә кадәр артуын билгеләп үтте.

Шулай ук агымдагы атнадан барлык теләүчеләр өчен "Өченче буын университеты"ишекләрен ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International