23 сентябрь көнне Кокшан авыл клубында пенсионерлар, "Алтын яшь" кешеләр өчен ял кичәсе үткәрелде.
Очрашу бик күңелле, җылы узды. Узган елларны искә төшерделәр, көз турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, тәмле чәй һәм пироглар белән сыйландылар.
Күкшән авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге китап укучылар өчен «өлкән кеше янәшәдә яши» дип исемләнгән акция үткәрде.