Сайлау кампаниясенең барлык төп этаплары да каралды. "Менделеев яңалыклары"язалар.
24 сентябрь көнне 3нче мәктәптә мәктәп укучылары үзидарәсе Президентын сайлау булды. Бу вазифага 8-11 сыйныфта, мәктәптә абруйлы һәр укучы кандидат була ала. Сайлаучылар булып 5-11 сыйныф укучылары һәм педагоглар килде.
Сайлау комиссиясендә беренче сайлау алды атнасы дәвамында җиде кандидат теркәлде. Сайлау алды ярышын бары тик икесе — Дарья Колосова, 11 сыйныф укучысы һәм 10 сыйныф укучысы Дмитрий Русинов кына үтә алды.
Тавыш бирү яшерен булды һәм аның нәтиҗәләрен сайлау комиссиясе игълан итте, аның составына укытучылар һәм мәктәп администрациясе вәкилләре керде.
Сайлаулар нәтиҗәләре буенча мәктәп үзидарәсе президенты итеп Дмитрий Русинов сайланды, Дарья Колосова премьер-министр вазыйфасын алды.