Анда «Альфа», «Бондюжский», «Карповец», «Поселок» һәм «Химик»территориаль иҗтимагый үзидарәләренең 32 активисты катнашты.
«Нептун» ОК директоры Егор Демидов һәм район пенсионерлар берлеге рәисе Лариса Рәфкатовна Кривилева катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр, алар йөзүчеләргә күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм яңа, ышанычлы җиңүләр теләделәр.
Ярышлар ике этапта узды:
- шәхси йөзү – хатын – кызлар-ирекле стиль белән 25 метр дистанция;
I урын-Шайхулова Тәнзилә (00: 18: 66)
II урын-Матвеева Альбина (00: 25: 00)
III урын-Галактионова Резедә (00: 29: 44)
- шәхси йөзү – ир-атлар – ирекле стиль белән 25 метр дистанция;
I урын-Бурусов Сергей (00: 16: 91)
II урын-Белоногов Леонид (00: 18: 94)
III урын-Исхаков Раиф (00: 19: 25)
Ярышларда җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да чарадан күңел күтәренкелеге һәм күтәренке кәеф алдылар һәм ярышларда катнашудан канәгать калдылар. Күпчелек йөзүчеләр яңа сезон дәвамында безнең бассейнда сәламәтләндерү йөзү белән шөгыльләнергә ниятләүләрен расладылар.