Тхэквондо (ВТФ) буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионатында катнашу турында

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

26 сентябрь 2020 ел. Кама Аланы шәһәрендә тхэквондо буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Идел буе федераль округы чемпионаты узды.

Ярышларда Казан, Алабуга, Кама Аланы, Менделеевск, Арча һәм Тукай районнарыннан 100дән артык спортчы катнашты.

Безнең шәһәрне «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Шәрәфетдинова Диана тәкъдим итте.

Көрәш нәтиҗәләре буенча безнең спортчы 67 кг. га кадәр авырлык категориясендә 2 урынны яулады.

Шулай ук бу ярышларда «Батыр» спорт мәктәбе тренеры Сәлимуллина Алинә Ринат кызы һәм Серова Аделина Ринат кызы да катнашты һәм призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International