Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә барышында Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәсьәләләре каралды. Районда эшсезлек дәрәҗәсе түбәнәя бара, бүгенге көндә ул 1,95% тәшкил итә.
"Идарәче компания" хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Менделеевск торак йортларына җылылык бирү дәвам итә.
Камай авылында тротуар төзелеше буенча эшләр тәмамланды,икенче пункт - Монашево авылы.
Шулай ук Шәһәрне төзекләндерү, гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре буенча мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.