Прокуратура судларда вәкилләргә карата таләпләр аңлата

2020 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Суд вәкилләренә карата таләпләр

 

Гомуми кагыйдә буенча, район һәм җәмәгать судларында гражданлык яки административ суд эшчәнлегендә вәкилләре булып, эшне алып бару вәкаләтләре нотариаль ышаныч кәгазе яки юридик затның ышанычнамәсе белән расланган һәм үзе белән шәхесен таныклаучы документ булган эшкә сәләтсез затлар була ала.

Апелляция һәм кассация инстанциясе судларында, шулай ук РФ Административ суд эшчәнлеге кодексында билгеләнгән тәртиптә административ эшләрне карый торган барлык суд инстанцияләрендә граждан эшләрен яңадан карауда катнашуга бары тик адвокатлар яки югары юридик белеме яисә юридик белгечлек буенча гыйльми дәрәҗәсе булган башка затлар гына рөхсәт ителә.

Адвокатлар судка аларның статусын һәм вәкаләтләрен таныклаучы документларны, әйтик, ордер, бу эштә катнашу өчен ышаныч кәгазен, башка вәкилләр – белем алу турындагы документ, нотариаль ышанычнамәне яки юридик заттан ышаныч кәгазен тапшырырга тиеш.

Эштә катнашучы Прокурор югарыда аталган документларны тапшырырга тиеш түгел, чөнки закон нигезендә прокуратура органнарына дәүләт аккредитациясе булган белем бирү программалары буенча югары юридик белем алган Россия Федерациясе гражданнары кабул ителә.

 

 

Менделеевск районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International