Песәй авыл мәдәният йортында өлкәннәр белән очрашу узды. "Менделеев яңалыклары"язалар.
Өлкәннәр көне алдыннан агросәнәгать комплексын үстерү өчен хезмәт куйган авыл кешеләрен хөрмәтләделәр. Ветераннарга котлау сүзләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәрухшин, Песәй авыл җирлеге башлыгы Вилдан Мөхәммәтгалиев һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Смирнов мөрәҗәгать иттеләр.
Очрашуда катнашучылар өчен күрше авыллардан килгән иҗат коллективлары бәйрәм программасы оештырдылар. Чәй өстәле артында пенсионерлар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, артистлар белән бергә яраткан җырларын башкардылар.