Һәр елны, 1нче октябрьдә өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Камай авылы китапханәсе мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган һәм өлкән яшьтәге китап укучыларны “Гомер көзләрегез нурлы булсын” исемле очрашу кичәсенә чакырды.
Китапханәче Г.Галимуллина өлкәннәргә котлау сүзләре җиткерде, Г.Зиннатуллина башкаруындагы җыр аларга бәйрәм бүләге булып яңгырады. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Р.Юзикиева, С.Зиннурова һәм Р.Гатиятуллиналар башкарган җырлар бәйрәм кичәсенә ямь өстәде. Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне өлкәннәребезнең күңеленә шатлык, тәннәренә сихәтлек, өйләренә иминлек алып килсен.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)