Көзнең коры, кояшлы, җылы көнендә Бәзәкә авылы китапханәчесе “Ләйсән” балалар бакчасына төсләр балкышы белән аерылып торган ел фасылы көз турында әңгәмә үткәрергә килде.
Китапханәче укучылар белән көзнең үзенчәлекләре, башка фасыллардан ни белән аерылып торуы турында сөйләште, рус язучыларының “Времена года” (Ел фасыллары) китабыннан өзекләр,шигырьләр укыды. Нәниләр Н.Каштанның “Кайсы ай бу?”, Л.Шәехның “Безнең урманда” китапларында бирелгән шигъри табышмакларга бик теләп җавап эзләделәр. Чара соңында балалар китапханәчегә табигать турында шигырьләр дә укып күрсәттеләр, тәрбиячеләре Л.Гилязова белән берлектә бүгенге көннең һава торышын төгәл итеп сүрәтләделәр. Китапханәче балаларга зурлар булгач та кызыксынучан, күзәтүчән булып калуларын теләде, алып килгән табигать турындагы китаплары белән таныштырды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)